Вторник, 14.05.2024, 14:08
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Февраль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2015 » Февраль » 2 » Әдәбият – милләт елъязмасы
10:11
Әдәбият – милләт елъязмасы

 

               2015 ел - Әдәбият елы дип игълан ителде.Шул уңайдан Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Әдәбият – милләт елъязмасы” исемле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә өч бүлектән тора. Беренчесе “Китаплар- дәверләр катламы” дип атала. Әлеге бүлектә китапларның килеп чыгышы, тарихын тасвирлаган “Татар китабы”, “Милләтләр язган китап”, “Татар китабы: тарихи сәхифәләр” һ.б. китаплар урын алды. Икенче бүлек: “Әдәби мирас: үткәннән киләчәккә”. Татар халкы  укымышлы халык, һәр йортта Коръән китабы, Кол Гали, Г.Тукай китаплары булган.Аларны укып тәрбияләнгәннәр.Татар әдәбиятын классик язучылар: Кол Шәриф,  Мөхәммәдъяр, К.Насыйри, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Ә.Еники, М.Мәһдиевлардан башка күз алдына да китереп булмый. Классик язучылар һәм аларның әсәрләре икенче бүлектә тупланган. “Татар әдәбиятында яңа исемнәр” бүлегендә Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Вахит Имамов, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Шәмсия Җиһангирова, Ленар Шәйхи  һәм башка яшь язучыларның китапларын алып укый аласыз. Әлеге күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятыр дип калабыз. Күргәзмәгә рәхим итегез!      

    http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=353                                                  

Раушания Вәлиева,

Китапханәче

Просмотров: 574 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru