Вторник, 14.05.2024, 15:51
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Февраль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2015 » Февраль » 20 » “Дөньяда иң-иң матур тел Ул минем туган телем.”
14:37
“Дөньяда иң-иң матур тел Ул минем туган телем.”

     21 февраль – Халыкара туган тел көне.  Бөек Татар теле, Анам теле. Кемнәр генә сиңа сокланмаган да, кемнәр генә мактау җырлары җырламаган?. Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән  һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.  Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Бала тугач та ана телен ишетә. Шуңа күрә дә халкыбыз туган тел турында “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел” дип әйткәннәрдер. Ана теле аша үзләштергән белем һәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – Туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Туган тел  һәркем өчен газиз сүз.Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тоябыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен укып куанабыз, рухланабыз.

   Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге, Алабуга шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары өчен , Халыкара туган тел көненә әдәби-музыкаль кичә уздырды.  Укучылар  ана телебезгә булган мөнәсәбәтләрен, олы ихтирам хисләрен үзләренең шигырьләре, җырлары аша белдерделәр. Викторина сорауларына җаваплар  эзләделәр. Татар халкының тел турындагы мәкальләре һәм әйтемнәре белән таныштылар.  Кичәдә шулай ук Марат Фәйрушин башкаруында “Туган телем” һәм С. Фәтхетдинов башкаруында “ Мин яратам сине, Татарстан!” җырлары яңгырады. Кичәне китапханәче Вәлиева Раушания алып барды.  Г.Тукайның “Туган тел” җыры  белән кичәне тәмамладык. Укучыларда туган телгә, татар теленә карата ихтирам хисләрен арттырырга булышкандырбыз  дип калабыз.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=395

Вәлиева Раушания,

                                                                                           китапханәче.

 

Просмотров: 289 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru