27 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында “Әй керәшен, карендәшем минем...” дип аталган фольклор кичәсе узды. Алабуга керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Николай Иванович Мельников керәшен халкының килеп чыгышы, тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре, милли киемнәре белән таныштырды. Студентлар керәшен милли киемнәре турында видеофильм карадылар. Кичәдә Алабуга шәһәр мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Ак каз” керәшен халык фольклор ансамбле, аның җитәкчесе Владимир Алексеевич Мироваев һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә оештырылган “Айбагыр” яшьләр керәшен ансамбле (җитәкчесе Людмила Анатольевна Гатауллина) катнашты. Алар керәшен халкының мәдәнияте, бәйрәмнәре белән таныштырдылар. Кичәдә керәшен халык җырлары яңгырады. Студентлар керәшен халкының милли бәйрәме “Пыкрау” кичәсен карадылар. Бай эчтәлекле кичә “Дуслык” җыры белән тәмамланды.
http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=2618
http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=2619
http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=2620
http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=2621
http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=2622
|