Четверг, 02.05.2024, 20:38
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Апрель 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2015 » Апрель » 14 » Бу дөньяга яшәр өчен килдек.
12:55
Бу дөньяга яшәр өчен килдек.

 Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Алабуга шәһәрендә эшләп килүче “Чулман” әдәби-музыкаль оешма әгъзасы Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе узды. Гөлзада апа үзенең иҗаты белән таныштырды. Ә аның иҗаты күпкырлы: Г.Тукайга багышлар язылганнары да, Бөек Җиңүгә атап язылган шигырь һәм поэмалары да, Алабуга шәһәренең тарихы да, яз , мәхәббәт темасына язылганнары да күп. Гөлзада Хаҗиевнаның шигырьләрен һәм поэмаларын укучылар бик кызыксынып тыңлады. Шулай ук кичәгә “Чулман” әдәби-музыкаль оешмадан Кадрия Наил һәм Эльвина Яхина да килгән иде. Кадрия Наил яңа табадан төшкән, Гөлзада апага багышлап язылган шигырен укыды. Укучылар  яшь шигырь язучы Эльвина Яхина белән танышты. “Кыш чәчәге”китабыннан берничә шигырен Эльвина үзе укыды.Кичәдә Алабуга шәһәре медицина көллияте студентлары катнашты.  Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмовага иҗади уңышлар , сәламәтлек телибез.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=509

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=510

Просмотров: 326 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru