Пятница, 03.05.2024, 16:23
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Июль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2015 » Июль » 23 » ӘДӘБИ ОЧРАШУ
10:42
ӘДӘБИ ОЧРАШУ

 

Бердәмлегебез югалмасын

Алабуга шәһәр үзәк китапханәсе чәршәмбе көнне әдәбият сөючеләрне чираттагы очрашуга җыйды.  Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Нурия Закирова бирегә кунакка килгән Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары белән таныштырды. Һәрберсенең үз иҗади “күчтәнәче” бар иде.

Күренекле язучы, “Көмеш кыңгырау” республикакүләм газетасының баш мөхәррире, “Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәге”  җитәкчесе  Факил Сафин мең еллык тарихы булган язма әдәбиятыбызның VI-VII гасырлардагы Күл Тәгин истәлекләре чорына барып тоташуы, бүгенге язучы һәм шагыйрьләребезнең әдәбиятта үз сүзен ишеттерә алу мөмкинлеге турында сүз башлап, очрашуга килгән каләм ияләренең һәрберсенә аерым тукталды, иҗатлары хакында җылы сүзләр әйтте.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=763

Әдәбият елы уңаеннан, сүз иҗат, тел мәсьәләләре турында барды. Факил Сафин тирән фәлсәфи эчтәлекле берничә шигырен укыды. 

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=769

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=768

Танылган шагыйрә Әлфия Ситдыйкова җитмеш бишенче елларда Яр Чаллыда “Идел” төягечен йөрткән, хәзерге вакытта ул – югары белемле мөгаллим.

– Әлфия мәхәббәт турында бик нәзакәтле яза,  – ди аның хакында Факил Сафин, – укыгач, “Мәхәббәт шулай буладыр”, дип уйлый башлыйсың.

Әлфия Ситдыйкова “Бакча” проектында катнаша. Тәрҗемә өлкәсендә шагыйрәнең казанышлары зур, халыкара дипломнарга ия. Ул поэма жанрында да эшли. Социаль-психологик планда язылган 7-8 поэма авторы “Маяковский ордены” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

– Сезнең белән очрашуга бик шатмын, – ди Әлфия ханым. – Журналист булгач, төрле җирләрдә йөрисең. Чит илләргә дә барырга туры килә. Кайда гына булсам да, Татарстанда яшәвемә сөенеп кайтам. Үткән ел Кырымда булган вакытта, республикабызга хөрмәт белән карауларын тойдым. Беренче булып ярдәм кулын татарстанлылар сузганга, алар бик рәхмәтле.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=766

Әлфия Ситдыйкова халкыбызның киләчәк язмышы турында уйлана. Аның фикеренчә, безне өмет һәм ышаныч яшәтә. Шагыйрә иҗат үрнәкләре белән таныштырды, әкиятче Светлана Савицкаяның риваятьләргә нигезләнеп язган энциклопедик басмасыннан тәрҗемәсен Алабуга үзәк китапханәсенә бүләк итте.

– Ике туган ягым бар минем, – дип башлады чыгышын Сирень Якупова, фәлсәфи-лирик шигырьләр авторы. – Беренчесе – Әлмәт районы, үзем шуннан. Икенчесе – Алабуганың Дөм-Дөме, иптәшемнең туган авылы. Бөтен тормышым шигырьләремдә чагыла.

Сирень Якупова хикәяләр дә яза. Аларның төп геройларын автор тормыштан таба.  Аның “Кар юлы” һәм “Яшәү сере” җыентыклары китап укучыларга яхшы таныш.  

Лира Ибраһимова-Вәлиди Чаллыда яшәгән, хәзер Алабугада. Язуны ул яраткан бер мавыгуы итеп саный:

– Эш арасында каләм тибрәтеп алам, – ди. – Халыкара балалар бакчасында эшлим. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән балалар белән аралашам. Үзем Башкортостанда үстем, татар телен бик яратам. Аның борынгы матур сүзләрен саклыйсы иде.

Лира Ибраһимова залдагыларга “Табышмак” хикәясеннән бер өзек укыды.

Алабуганың Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова әйтүенчә, муниципаль район Татарстан Язучылар берлеге әдипләрен һәрвакыт җылы каршы ала.

– Бу хезмәттәшлек алга таба да дәвам итсен, – диде ул. – Китапханәләр эшчәнлегенә игътибар арта. 31 июльдә районда яңа төзелгән күп функцияле үзәкләрдә чираттагы авыл китапханәләре ачылуын көтәбез.

Әдипләр җор күңелле халык, кичә бик күңелле барды, шәһәрнең “Сөембикә” татар халык фольклор ансамбле җырлары белән сөендерде.

Очрашуда республикада билгеле журналистыбыз Фирдәвес Хуҗин, Алабуганың җирле шагыйрәләре Гөлзада Әхтәмова, Кадрия Наил катнашты.   

– 1976 елда туган авылыбызда һәйкәл ачылуга кайттым (Әгерҗе районының Исәнбай авылында туып үскән Гөлзадә апа). Шушыннан сугышка киткән ике йөз кеше кайтмаган, һәрберсенең исемнәрен санап чыктылар, – дип сөйләде Гөлзадә Әхтәмова, хәтирәләрен яңартып. Авылдашларын югалту кайгысы сагыш, моң булып, шигырь юлларына күчкән:

Яу кырында калган якташлар

Гүя чыгып баса каршыма...

Фирдәвес Хужин үзенең “Мәңгелек һәйкәл” әсәренең язылу тарихына тукталып:

– Татар халкының Мәккәсе, кыйбласы булган Сөембикә манарасын айлы итүче Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшин турында язмый кала алмадым, – диде.

Сүзне иҗаттан башласалар да, һәр чыгыш ясаучының тел төбендә татар теленең бүгенгесе һәм киләчәген кайгырту булды. Милли телне үстерү хакында фикер алышуларда тыл һәм хезмәт ветераны Шәмсия апа Мингалимова, Алабуга татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфыйк ага Мәхмүдов, 10 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Әхмәтова һәм башкалар  чыгыш ясады.

– Мин мәктәптә укыганда, Факил абый безнең укытучы иде, минем сыйныфташым Дания Заһидуллина академик дәрәҗәсенә иреште. Республика күләмендә Алабуга данын яклап, укытучылар бәйгесендә катнашкан һәм икенче урынны яулаган хезмәттәшем Эльмира Закировага ул югары уку йортында  белем биргән, – диде Рамилә ханым, Факил Сафинга рәхмәт белдереп. – Телне үстерү үзебездән тора. Кайсыгызның балалары, оныклары саф татар телендә сөйләшә? Бездә хәзер өч телне камил белү бурычы алга куелды. Җитәкчеләребез дә татар телен өйрәнә, шуларның берсен үзем укытам. Бу юнәлештә һәркем үзеннән бер өлеш кертсен.

Һәммәсенең фикерләре уртак: бердәмлегебез югалмасын. Бердәм булганда, телебез дә, милләтебез дә, дәүләтебез дә югалмаячак.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=767

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=765

                                                                    Зөлфия ПРИМАКОВА

Просмотров: 878 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru