Среда, 24.04.2024, 18:27
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Январь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2015 » Январь » 13 » Җәүдәт Фәйзи – композитор, әдип, фольклор белгече
10:09
Җәүдәт Фәйзи – композитор, әдип, фольклор белгече

Җәүдәт Фәйзи – композитор, әдип, фольклор белгече.

    Татар халкының күренекле вәкилләреннән берсе,  җырлар авторы, дистәләгән халык көйләрен эшкәртүче композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 105 ел. Шул уңайдан Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Җәүдәт Фәйзи – композитор, әдип, фольклор белгече” дип исемләнгән  викторина тәкъдим итә. Сорауларга җавапны 1 нче апрельгә кадәр Үзәк китапханәгә (Казан урамы, 15 ) җибәрергә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә

                 Викторина.

  1. Җ.Фәйзи туган шәһәр?
  2. Җ.Фәйзинең музыка белән кызыксынуына кем йогынты ясый?
  3. Җ.Фәйзи “Күз яшьләре” исемле драмасын ничә яшендә яза?
  4. Җ.Фәйзи кем ярдәме белән беренче музыкаль әсәрен дөньяга чыгара?
  5. Җ.Фәйзинең Казан музыка училищесында укытучысы кем була?
  6. 1932 елда Казан дәүләт университетының нинди факультетын тәмамлый?
  7. Гражданнар сугышы елларының героизмын, патриотик хисләрен һәм совет кешеләренең тыныч хезмәттәге батырлыкларын чагылдырган, 1934-1936 елларда язылган җырларын атап китегез
  8. “Башмагым” комедиясе Татар дәүләт һәм балет театры сәхнәсендә ничә тапкыр куела?
  9. 1949 елда Җ.Фәйзинең нинди музыкаль комедиясе куела һәм кайсы театр сәхнәсендә?
  10.  Җ.Фәйзинең нинди романсларын беләсез?
  11. 1944 елдан Җ.Фәйзи кайда эшли?
  12. Композитор кайсы шагыйрьләр белән иҗади дуслыкта яши?
  13. Җ.Фәйзи нинди китаплар чыгара?
  14. Һ.Такташны искә алу кичәсендә беренче  тапкыр яңгыраган Җ.Фәйзинең җыры нинди ?
  15. Җ.Фәйзинең кайсы китабы аның фольклорчы  икәнен исбатлый?
  16. Җ.Фәйзинең иҗаты һәм эшчәнлеге нинди дәүләт бүләкләре белән  бәяләнде?
Просмотров: 941 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru