Вторник, 07.05.2024, 21:21
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Апрель 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Апрель » 4 » “Дуслыкта – көч”
16:43
“Дуслыкта – көч”

4 нче апрель көнне балалар китапханәсенең 3 нче филиалында “Дуслыкта -көч” – дип исемләнгән әңгәмә – дәрес узды. Чарага 8 нче мәктәпнең 4 “а” һәм 4 “б” сыйныф укучылары килде. Бәйрәмчә бизәлгән уку залында “Дуслыкта – көч” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнгән. Анда шигырьләр, әкиятләр, мәкаләләр урын алган. Китапханәче балаларга республикабызда яшәүче күптөрле милләтләрнең бер гаилә булып,үзара дус һәм тату яшәүләре турында сөйләде.Төрле милләт халыкларының үзләренә генә хас булган бәйрәмнәре, йолалары белән таныштырды. Укучылар дуслык турында мәкальләрне искә төшерделәр. Дуслык турында шигырьләр укыдылар. Барыбыз да бергә: “Чын дус нинди булырга тиеш? – дигән сорауга җавап эзләдек. Титова Камилла үзенең дустының портретын ясап килгән иде. Дустының нинди матур сыйфатлары бар шуларны санап чыкты. Укучылар милли киемнәрдән киенеп, шул халыкның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, милли ашлары белән таныштырдылар. Чарада украин, һинд, әзербайдҗан, татар кызлары белән беррәттән америкалы белән мари малайлары да кунакта булды. Бәйрәм азагында укучылар үзләре пешереп килгән, татар халык ашлары: гөбәдия һәм чәк-чәктән авыз иттеләр.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1600

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1599

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1598

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1597

 

 

Просмотров: 249 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru