Вторник, 07.05.2024, 09:49
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2014 » Январь » 22 » Фатих Кәрим – герой шәхес
12:30
Фатих Кәрим – герой шәхес

 

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң –
Гомерең озын була.

    Әйе,бу сүзләр Фатих Кәримнең нәкъ үзенә туры килә. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен иҗаты белән раслады. Фатих Кәрим – бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде. Шагыйрьнең сугыш башында ук фашизмга каршы көрәшкә чакырган шигырьләре миллионлаган совет кешеләренең  йөрәк хисе, ант сүзе булып яңгырый:

Шушы балам өчен, синең өчен, 
Нәселем өчен,Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән 
Бер адым да артка чигенмәм. "Ант”

Антына мәңге тугры булып калган хәлдә, Фатих Кәрим Ватан азатлыгы өчен үзенең гомерен дә бирә.

   Сугыш – афәт, фаҗига, һәлакәт ул. Әнә шул фаҗигане, үз шигырь –поэмаларында үтемле сүзләр белән әйтеп, ачып  бирә алуы белән дә шагыйрь олы хөрмәткә, данга лаек. Үзенең шигырьләрендә генә түгел, хәтта хатынына язылган хатларында да ул Ватан өчен батырларча сугышуын, Туган илгә булаг мәхәббәтен, фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүен исбатлый: "Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар  белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү  шатлыгы чәчәкләрен  сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм..” дип яза ул.        Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән.Фатих Кәрим шәхесе дә нәкъ менә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче- шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне – сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаларга чик куелсын. Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шул түгелмени?!

    Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый- талмый көрәшергә чакыра. Бүгенге көндә минем милләтем – Муса Җәлиле, Фатих Кәриме булган бөек милләт ул. Алар безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез. Фатих  Кәрим урамы, Фатих  Кәрим премиясе... Шагыйрь иҗаты, шөкер. Мәңгеләштерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә.

   Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге дә фронтовик- шагыйрь Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән ел саен төрле чаралар уздыра. Быел да Фатих Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан "Фатих Кәрим – герой шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе һәм гимназия укучылары өчен әдәби кичә оештырылды.  Әлеге кичәдә Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән китапханәчеләр таныштырды. Сугышта язылган шигырьләре яңгырады. Укучылар "Гармунчы аю белән җырчы маймыл” һәм "Кыңгыраулы яшел гармун” поэмаларын тыңладылар. Кичәдә катнашкан 2 нче гимназия укучыларына рәхмәтләребезне җиткерәбез. Фатих Кәримгә багышланган   китап күргәзмәсенә чакырып калабыз.

                                                                   Китапханәче: Вәлиева Р.

 

Просмотров: 1492 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru