Четверг, 02.05.2024, 06:02
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Март 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Март » 11 » Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар.
11:07
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар.

      Салкын кышлар үтеп, ямьле яз җитүгә халкыбыз бөек Тукай туган көнен билгеләп үтә. Быел Г.тукай тууына 130 ел, юбилей елы булып та тарихка кереп калачак.

       Г.Тукай исемен мәңгеләштерү йөзеннән Татарстан Республикасында Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге булдырылды. Аның башлангычы 1958 елга барып тоташа. Ул республиканың иң югары, иң абруйлы премиясе. Әлеге премия ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

    Татар сәнгатькәрләре, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр өчен Тукай премиясе дәрәҗәле дәүләт бүләге. Г.Тукай тууына 130 ел тулган көннәрдә кемнәр соң әлеге бүләккә дәгъва кыла? Язучылар һәм шагыйрьләр арасыннан да алар 9 кеше: Фәүзия Бәйрәмова, Шәмсия Җиһангирова, Флера Гыйззәтуллина, Вакыйф Нуруллин, Айдар Хәлим, Газинур Морат, Сөләйман, Зиннур Хөснияр, Альберт  Хәсәнов. Әлеге язучылар һәм аларның  әсәрләре белән Үзәк китапханәнең  татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә таныша аласыз. Рәхим итегез!

Просмотров: 215 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru