Воскресенье, 28.04.2024, 23:01
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Октябрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2015 » Октябрь » 26 » “Яңа китап-сөенеч”
16:09
“Яңа китап-сөенеч”

Яшьләрне,кечкенәләрне илебезгә лаеклы яхшы кешеләр итеп үстерүдә гаилә һәм мәктәптән тыш иң әһәмиятле,иң тәэсирле көч мөгаен балалар әдәбиятыдыр. Балалар китапханәсенең3-нче филиалында “Яңа китап-сөенеч” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.Сез бу күргәзмәдә филология фәннәре М.Гайнетдиннең “Без элек тә без идек...”дигән халкыбызның тарихын яктырткан китап белән таныша аласыз.Укытучылар логопедлар өчен Ф.М.Зиннурованың “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү” дигән китабы эшләрендә алыштыргысыз ярдәмче булачак.Шулай ук күргәзмәдә Н.Шәрифуллин,Р.Газизов,К.Җәмит,В.Имамов һ.б.авторларның яңа әдәби әсәрләре  урын алган. М.Хәсәновның тарихи темага багышланган татар кызының язмышы сүрәтләнгән китабы,Р.Габделхакованың “Нишләттегез Гөлкәйне” китаплары инде укучылар кулыннан-кулга күчеп яратып укыла.Урта яшьләрдәге мәктәп балалары өчен А.Г.Әхмәтгалиеваның “Мин гашыйк булдым”китабы зур кызыксыну уятты.Күргәзмәдә әкият сөюче дусларыбыз өчен Н.Сәйярнең “Чигүле кыз Алтынай”,А.Гаделнең “Кырлай кызы Айсылу дип исемләнгән мавыктыргыч китаплары  урын алган.Хайваннар дөньсын үз итүчеләр өчен А.Б.Хәсәновның “Бүре баласы Чатан”китабы кызыклы булачак.Кече яшьтәге балалар “Мин өйрәнәм” сериясендә чыккан “Кеше”,,”Хәрефләр”, “Формалар”,”Хайваннар” дөньясы белән таныша алалар.Матур рәсемле,бай эчтәлекле бу китаплар һәркайсыгызның күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.Балалар китапханәсенә рәхим итегез!

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=911

Просмотров: 305 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru