Понедельник, 06.05.2024, 14:17
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Сентябрь 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Сентябрь » 6 » “Яңа китап - сөенеч“
16:47
“Яңа китап - сөенеч“

Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында “Яңа китап - сөенеч“ дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә китап сөючеләр М. Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре”дип исемләнгән китабы белән таныша алалар. Укытучылар, студентлар өчен Д.Ф. Заһидуллинаның” 1960-1980 еллар татар әдәбияты:Яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр”, Л.И. Минһаҗеваның “Мең дә бер уй” китабы файдалы булачак.Прозаны үз итүчеләр Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”ен, Т. Гарипованың  гыйбрәтле һәм кызганыч язмышлар сурәтләнгән “Асыл ташлы муенса” һ.б. әдәби китапларын укып хозурлана алачак. Җыр сөючеләр илаһи моң иясе татар-башкорт җырчысы Фәридә Кудашеваның фаҗигаләргә, дан-шөһрәтләргә бай вакыйгалар белән сугарылган язмышы белән таныша алырлар.Күргәзмәдә шигърият яратучы укучыларга Ф. Зыятдинованың “Мин сине шундый сагындым”, М. Шәйхинең “Якты чишмә”, яшь шагыйрә Л. Вәлиеваның ”Хәят күгем” китаплары белән танышырга мөмкин. Күргәзмәдә шулай ук нәни дусларыбыз өчен А. Юнысованың “Алкалы чәчәкләр”, “Итекле песи” җыентыклары урын алган. Матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле китаплар балалар күңеленә хуш килер.Мәктәп яшендәге балалар С. Гаффарованың “Чынга ашачак хыял” фәлсәфи-аллегорик  повестен укып мавыга алачаклар. Татар телле балаларга инглиз язучысы Р. Киплингның “Маугли” әсәрен ана телендә укырга мөмкинлек булачак. Л. Дәүләтшинаның “Нәниләргә бишек җырлары,бармак уеннары” китабы бәби тәрбияләүчеләргә алыштыргысыз ярдәмче булыр.Кадерле укучылар, китапханәгә рәхим  итегез!

http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=2350

Просмотров: 239 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru