Пятница, 03.05.2024, 04:58
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Октябрь 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Октябрь » 26 » “Яңа китап – сөенеч”: китап күргәзмәсе
17:37
“Яңа китап – сөенеч”: китап күргәзмәсе

Әйе, чыннан да, яңа әсәр китап белән дус булган укучылар өчен зур сөенеч буларак кабул ителә. Менә шуңа күрә без тизрәк китап яратучы дусларыбызны сөендерергә ашыгабыз. Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында шул исемдәге китап күргәзмәсе эшли. Китап сөючеләр Г. Шәйхи, М. Садыйков, Ә. Исхаков кебек авторларның кызыклы хикәяләре, атаклы шәхесләргә багышланган мәкаләләре, публицистика белән таныша алачаклар. Югары уку йортында укучы студентлар, укытучылар өчен Ф. М. Хисамованың “Татар теле морфологиясе” файдалы булыр. Бай эчтәлекле, тормыш, мәхәббәт маҗараларына нигезләнеп язылган Р. Кәраминең “Кая чабасың, гомер юртагы” әсәре әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итәр дип уйлыйбыз. Бу роман “Олы юл да сикәлтәле” трилогиясенең өченче кисәге булып тора. Романның дәвамын укучылар күптән көтә иделәр инде. Пьеса жанрын үз итүчеләр Р. Сәгъдинең драма әсәрләре, Д. Салиховның комедияләре белән таныша алачак. Спорт белән дус булган кешенең кәефе яхшы, сәламәтлеге нык була. Моның нәкъ шулай икәненә “Спорт энциклопедиясе” китабын укыган балалар тагын бер кат ышаначаклар. Энциклопедия укучыларга спорт төрләре турында бик күп серләрне ачар, аларны көчле, белемле шәхес итеп тәрбияләр.Әкият белән мавыгучылар өчен К.Тәхауның “Өч әкият”, Х. Җәләйнең “Әкиятләр” китабын тәкъдим итәбез. “Уйный – уйный өйрәнәм“ сериясендә чыккан китаплар нәниләрне әвәләп ясау күнекмәләренә өйрәнергә,рәсем ясарга, вак моториканы үстерергә, әйберләрнең формасын дөрес билгеләргә, урамда яисә өйдә үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә өйрәтәчәк, фикерләү сәләтен үстерәчәк. Хөрмәтле әти-әниләр, бу китаплардагы шөгельләр, нәниегезнең әйләнә – тирә белән кызыксынуын үстерүдә,сөйләмен баетуда,тирә яктагы матурлыкны күрә белергә өйрәтүдә зур ярдәмлек булачак. Барлык китап сөюче укучыларны китапханәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!

http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=2608

http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=2609

Просмотров: 511 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru