Воскресенье, 05.05.2024, 13:59
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2013 » Ноябрь » 29 » Яшәешкә мәрсияләр җырлап Гел кояшка карап барышым
11:23
Яшәешкә мәрсияләр җырлап Гел кояшка карап барышым

 

Яшәешкә мәрсияләр җырлап

Гел кояшка карап барышым.

  Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Алабуга медицина колледжы студентлары белән берлектә 2000 елдан ТР атказанган табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Алабуга шәһәр-район хакимияте, үзәк район хастаханәсенең күпсанлы Мактау грамоталарына ия булган табиб, 16 ел Алабуга  медицина училищесында җитәкчелек иткән директор, Алабуга шәһәрендә эшләп килүче "Чулман” әдәби-музыкаль берләшмә җитәкчесе, 29 октябрьдә үзенең күркәм 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән шагыйребез Насих Сөнгать улы Әхмәдуллин белән очрашу кичәсе уздырды. Кичәдә Насих Сөнгатович үзенең тормыш юлы, шигърияте белән генә таныштырып калмады, элекке медицина училищесы директоры, табиб буларак студентларга теләкләрен дә җиткерде. Медицина колледжы студентлары авторның шигырьләрен сөйләделәр. Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче композитор  Владимир Мироваев Насих Сөнгатович сүзләренә язылган җырларын башкарып үтте. Кичәдә шулай ук авторның тормыш иптәше Альмира ханым да катнашты һәм җыр бүләк итте. Кичә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Насих Сөнгатовичның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган материаллардан презентация  ясалды. Очрашу кичәсе җылы мөхиттә, күңелле узды. Очрашу кичәсендә катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

 

Просмотров: 373 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru