Суббота, 04.05.2024, 01:55
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2014 » Март » 3 » Халкыбызның рухи остазы.
15:55
Халкыбызның рухи остазы.
Күренекле педагог, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан Алабуга шәһәренең 1 нче татар гимназиясендә "Укыту-тәрбия процессында педагог Ризаэтдин Фәхретдин мирасын куллану” темасына IX Республика педагогик укулар булып узды. Укуларда республика укытучылары, методистлар, югары һәм урта уку йортлары мөгаллимнәре, фәнни хезмәткәрләр катнашты. Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге әлеге укуларга "Халкыбызның рухи остазы” дип исемләнгән, Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган, китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәне мөгаллимнәр бик кызыксынып карадылар, фотоларга төшереп алдылар. "Халкыбызның рухи остазы” китап күргәзмәсе бүгенге көндә Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә үзенең эшен дәвам итә. Ризаэтдин Фәхретдин мирасы белән кызыксынган укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

Просмотров: 456 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru