Вторник, 07.05.2024, 16:17
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Апрель 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Апрель » 28 » Лауреаты литературной премии им. Г. Тукая
14:17
Лауреаты литературной премии им. Г. Тукая

      26 апрель көнне бөтен дөнья  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның  тууына  130 ел тулу көнен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы халкы Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры каршына җыелды. Монда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы узды.

      Г.Тукай исемен мәңгеләштерү йөзеннән Татарстан Республикасында Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге булдырылды. Аның башлангычы 1958 елга барып тоташа. Ул республиканың иң югары, иң абруйлы премиясе. Әлеге премия ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

    Татар сәнгатькәрләре, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр өчен Тукай премиясе дәрәҗәле дәүләт бүләге.  Олуг юбилей елында язучылардан  Г.Тукай премиясенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты , шагыйрь, журналист һәм публицист Газинур Морат “Кош хокукы” шигырь китабы өчен лаек булды. Шәмаилләр, шагыйрь Г.Тукай шигъри юллары язылган ләүхәләр циклы һәм Казан шәһәренең “Ярдәм”, Татарстан республикасы Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы мәчетләрен бизәгән өчен Татарстанның  атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам, каллиграф  Нәҗип Исмәгыйлевка  (Нәккаш)Г.Тукай премиясе бирелде. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары турында тулырак мәгълүматны Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегеннән таба аласыз. Рәхим итегез!

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1774

Просмотров: 321 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru