Пятница, 03.05.2024, 03:03
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Апрель 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2015 » Апрель » 23 » Мәдәният аһәңнәре
15:36
Мәдәният аһәңнәре

     22 апрель  көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә , Татар әдәбияты атналыгы кысаларында , Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Мәдәният аһәңнәре” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәнең кунаклары Алабуга шәһәре мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Сөембикә”  татар халык ансамбле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган театральләштерелгән программа белән чыгыш ясады. Шулай ук Алабуга медицина көллиятләре һәм техникумнары арасында узган бәйгенең “Уңган кыз” наминациясендә җиңүче Аделина Хәбибуллина катнашты. Аделина үзенең бәйгедә җиңгән программасын күрсәтте. Кичәгә җыелган Алабуга медицина көллияте  студентлары һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары Аделина әзерләгән “Фронттан хатлар” презентациясе белән танышты. Аделина чыгышын татар халык биюе белән тәмамлады. Татар кызлары булган җирдә татар егетләре булмый калмый инде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары Бакиров Илдар, Муратов Ришат, Халиков Илдар, Габбасов Рәзил, Солтанов Булат, Хасанов Рөстәм, Шугаепов Илнур Республика күләмендә узучы “Татар егетләре” бәйгесенең сайлап алу турында җиңеп финалга чыккан егетләребез үзләренең программасы белән тамашачыларны таң калдырды.Алар Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын театральләштереп күрсәтте. 23 апрель көнне узучы финалда аларга җиңү теләп калабыз. Шулай ук кичәдә “Иллюзион” кино күрсәтү үзәгендә эшләп килүче “Татарстан халыклары ассамблесының Алабуга муниципаль районы җирлек бүлеге” вәкиле Илүсә Радыгина да катнашты. Ул студентларны үзләрендә узучы чараларга чакырып калды. Кичәне китапханәче Раушания Вәлиева әзерләде һәм алып барды. Кичә бик күңелле узды.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=526

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=525

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=524

Просмотров: 331 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru