Пятница, 03.05.2024, 11:52
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2014 » Февраль » 12 » “Мәхәббәтем минем мәңгелек”.
16:02
“Мәхәббәтем минем мәңгелек”.

15 февраля– Муса Җәлилне искә алу көне. "Мәхәббәтем минем мәңгелек”.
 
Муса Җәлилнең тормышында һәм иҗатында мәхәббәт зур урын алып тоткан. Аның мәхәббәт лирикасы гаять бай һәм үзенчәлекле. Моңа кадәр Муса Җәлилнең мәхәббәт турындагы шигырьләр язуына әһәмият бирелмәде, бары тик аннан көрәшче каһарман, батыр солдат образы гына эзләнелде.
 
Җәлил шигъриятенең иң якты, матур, сокландыргыч сәхифәсе – аның мәхәббәт лирикасы. Булат-Фәйрүзә, Алтынчәч – Җик Мәргән гыйшкы.
 
Утызынчы елларда М.Җәлил иҗатында мәхәббәт үзәк темаларның берсе буларак күтәрелә. "Без аерылдык”, "Сөю җыры”, "Карашларың”, " Күз яшьләрем кипкән инде..” әсәрләре аның мәхәббәт лирикасын баета. Түзеп булмастай авыр шартларда да М.Җәлил мәхәббәт, аның савыктыргыч шифалы көче турында язарга кодрәт таба. "Күлмәк” шигырендә Дилбәр теккән "зәңгәр күлмәк” сугышта үлгән егетне терелтә. Күлмәк образы сөюдәге тугрылыкны, мәхәббәтне аңлатучы ачкыч-символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Кыз җибәргән күлмәкне киеп, егетнең терелүе мәхәббәт кенә җирне, кешелекне коткарырга сәләтле дигән фикергә алып килә.
 
 Муса Җәлилнең тормышта мәхәббәт турындагы шигырьләре аның иң яякыннары Әминә ханым белән Чулпанга багышланган. Сугышка кадәр Әминә ханымга багышлап язылган "Әминәгә”, "Үпкәле минутларда” шигырьләрендә аның тормыш иптәшенә булган саф хисләре бик ачык күренә.
 
Фашист тоткынлыгында язылган барлык мәхәббәт шигырьләренең дә төп мотивы – сөюнең гомерлек икәненә ышану, сөйгән ярларның көтә белүләренә инану. Муса Җәлилнең халкына, кешелеккә мәхәббәт белән сугарылган иҗаты укучыларны җирдә матурлык хакына яшәргә өнди.
 
 Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге медицина көллияте студентлары белән Муса Җәлилнең иҗатында һәм тормышында мәхәббәткә багышланган әдәби кичә уздырды. Анда Муса Җәлилнең мәхәббәт лирикасы турында сөйләнде. "Күлмәк” шигырен тыңлап уздылар. Аннан соң Муса Җәлилнең тормышында мәхәббәтнең тоткан роле турында сөйләнде. Рауза-Альберт, Зәкия- Люция, Әминә-Чулпанга, Зәйтүнә Илбаевага багышлап иҗат иткән шигырьләре, аларга булган мәхәббәте турында сөйләнде. Кичәне китапханәче Раушания Вәлиева алып барды. Студентлар бик кызыксынып тыңладылар.
 

Просмотров: 505 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru