Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Г.Тукай туган көнгә багышланган әдәби кичә узды. Кичәнең кунагы – Тәслимә Шаһидулла кызы Кәримова. Күп кенә шигырьләр авторы, озак еллар биология фәнен укыткан мөгаллим, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Тәслимә Шаһидулловна Г.Тукайга багышланган шигырьләрен укыды, үзенең иҗаты белән таныштырды. 4 нче гимназиянең 3 нче сыйныф укучысы Анна Аркатова Эльмира Шәрифуллинаның “Без Тукайлы халык” дигән шигырен яттан башкарды. Китапханәче Вәлиева Раушания “Г.Тукай һәм мәхәббәт” дигән темага чыгыш ясады. Медицина көллите студентлары кичәне бик ошаттылар.
http://elbibl.at.ua/photo/meroprijatie_po_tukaju/1-0-211
http://elbibl.at.ua/photo?photo=212
http://elbibl.at.ua/photo/tukaj/1-0-213
|