Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге язның иң гүзәл - Нәүрүз бәйрәмен уздырды. Борынгы әби-бабайларыбыз Яңа елны март аенда каршылаган- 22 мартта.Бу көнне көн белән төн тигезләнә. Шулай булгач – Нәүрүз бәйрәме – Яңа көн башлануы ул. Әлеге көнне әби – бабайларыбыз бик күңелле итеп үткәргәннәр, өйдән-өйгә кереп хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Нәүрүз әйтеп, күчтәләрләр җыеп күңел ачканнар. Без дә 2 нче гимназия укучылары белән күңел ачтык. Яз турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, табышмаклар әйтештеләр. Кичә азагында коймаклар белән сыйландылар.
http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1487
http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1486
|