Суббота, 04.05.2024, 11:08
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Август 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2013 » Август » 22 » Рабит Батулла
12:36
Рабит Батулла

 

Бар шундый бер Батулла...

      Драматург, артист, әкиятче, прозаик, мәзәкче, публицист, тел белгече, режиссер, киносценарист, кичәләр оештыручы, телевизион тапшырулар алып баручы, мөгаллим-остаз Рабит Батулла быел

үзенең  75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип.

     Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Китап укучыларга ул үзенең   "Ак бүре”, "Алыпбатыр маҗаралары” "Куян баласы Наян” әкиятләре белән дә, "Кичер мине,әнкәй!”, "Туйлар узгач”, "Ак күгәрченнәр”, "Ана каргышы” исемле пьесалары , "Сөембикә” тарихи романы ,”Юл буенда зәңгәр чәчәк” романы, Г.Тукайның эчке кичерешләрен үзенчә тасвирлап язган "Кылдан нечкә,кылычтан үткен” романы, атаклы биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган "Бию җене кагылган егет” кыйссасы  һәм башка бик күп әсәрләре белән  таныш.

      Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Рабит Батулланың яңа кайткан  4 томлык әсәрләрен  сезгә тәкъдим итә. "Әстәгъфирулла”, "Шайтан таягы”, "Яралы бүреләр”, "Мираж”дип  аталган әлеге китаплары һәрберсе җиде йөз биттән тора. Халык авыз иҗатына таянып, халык риваятьләренә нигезләнеп язылган хикәятләр,кыйссалар тупланган китаплар һәрберегезнең күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рабит Батулланың иҗатын яратып укыган китап сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!

                                                                  

     

Просмотров: 1350 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru