Вторник, 07.05.2024, 10:16
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Август 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Август » 15 » “Шәҗәрә –тарих төпкеленнән киләчәккә тәрәзә”
10:06
“Шәҗәрә –тарих төпкеленнән киләчәккә тәрәзә”

Татар халкында нәсел агачын төзү борынгыдан ук килгән. Ул вакытта шәҗәрәләрне зур һәм мәгълүматлы итеп эшләгәннәр. Анда нәсел буынының һәр тармагы (исемнәре, туган еллары) гына түгел, һөнәре, җир биләмәләре турында да язылган булган. Күпмедер вакыт шәҗәрә төзү эше туктатылып торды. Соңгы елларда әлеге йола яңадан тергезелеп, халык, милләт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләү әһәмиятендәге эшкә әверелде. Хәзерге вакытта тарихчы галимнәр төрле гаиләләрдә, архивларда сакланып калган нәсел шәҗәрәләре буенча халыкларның тарихын,этногенезын, аларның күчешләрен өйрәнә, кызыклы гына ачышлар ясыйлар. Хәзерге чорда мәктәп укучылары. Студентлар арасында да бу юнәлештш төрле эшләр алып барыла, конкурслар оештырыла, конференцияләр үткәрелә. Без яшьләрне үзләренең нәсер тамырларын өйрәнергә, матур гаилә традицияләрен дәвам итәргә өндәргә тиеш. Шул уңайдан Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Шәҗәрә – тарих төпкеленнән киләчәккә тәрәзә” дип аталган китап һәм журнал күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә рәхим итегез!

Просмотров: 219 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru