18 нче мартта Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан балалар китапханәсенең 3-нче филиалында “Шигъриятнең якты балкышы”дип исемләнгән чара узды .Кичәдә 8-нче мәктәпнең 2-3 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар сәнгатьле итеп , үзләре сайлап алган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Шигырьне укыганда авторның портретын күрсәтеп кенә калмадылар, ә ни өчен шул шагыйрьне сайлап алулары белән дә уртаклаштылар. Укучыларның яраткан шагыйрьләре арасында Г.Тукай, А.Алиш, Ш.Галиев, Ф.Яруллин, Ф.Кәрим кебек танылган авторлар бар иде. Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Кичә азагында укучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды.
http://elbibl.at.ua/photo/1?photo=441
http://elbibl.at.ua/photo/?photo=440
|