Вторник, 07.05.2024, 15:15
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Февраль 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Февраль » 25 » “Шигъриятьтә күпме илаһият- Шагыйрь дусты булса шагыйрә”
16:02
“Шигъриятьтә күпме илаһият- Шагыйрь дусты булса шагыйрә”

Үзәк китапханәгә 120 ел

25 февраль көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият  бүлегендә “Шигърияттә күпме илаһият –шагыйрь дусты булса шагыйрә” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Китапханәнең кунагы Актаныш районы Зөбәер авылында туып, бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче, 10 китап авторы, Кадрия Наил кызы Хәлилова иде.  Кичә Гөлсирин Абдуллина башкаруында, Кадрия Наил сүзләренә язылган “Оч күңелем” җыры белән башланып китте. Кадрия ханым үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, төрле темаларга язылган шигырьләрен  укыды, сорауларга җавап бирде.Кадрия ханымның йөрәк җырлары саф су тамчыларын, кояш нурларында балкучы бөртекләрне хәтерләтә. Сусаган җаннарга дәва, сагыну-сагышлардан моңсуланган күңелләргә шифа булырлык алар. Кадрия Наил моңлы дөньяда яши. Аның бик күп шигырьләренә көйләр язылган, җыр булып яңгырый. Кичәдә Кадрия Наил сүзләренә язылган  “Яшьлек таңнары” җыры Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында яңгырады. Кичәдә Алабуга шәһәрендә эшләп килүче “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары Гөлзадә Әхтәмова белән Эльвина Яхина катнашты. Алабуга медицина көллияте студентлары Алмаз Сөнгатуллин башкаруында “Йөрәк моңы” җырын бик кызыксынып тыңладылар. Кичә бик күңелле үтте. 

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1389

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1388

Просмотров: 270 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru