Вторник, 07.05.2024, 17:17
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Сентябрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2015 » Сентябрь » 30 » Таҗи Гыйззәт – Алабуга театрына нигез салучы.
15:43
Таҗи Гыйззәт – Алабуга театрына нигез салучы.

Гыйззәт сүзе иске татарчадан

Хөрмәт, кадер дигән сүз була,

Таҗи Гыйззәт, сине Алабуга

Кадер-хөрмәт белән искә ала.

Алабуга җире данлыклы шәхесләргә бай. Шушы җирдә туып- үскәннәре дә, шушы җирдә килеп иҗат җимешләрен татыганнары да, шушы җирдә соңгы сулыш алганнары да. Алар – безнең шәһәребездә тирән эз калдырган шәхесләребез.

Шундый тирән эз калдырган шәхесебезнең берсе  - Таҗи Гыйззәт.

Таҗи Гыйззәт зур һәм күпкырлы мирас калдырган язучы, драматург, артист, режиссер.Ул 40 ка якын драма әсәре иҗат иткән. Аларның күбесе театр сәхнәләрендә куелып, тамашачының күңелендә төрле-төрле хисләр, фикерләр уяткан, язучының үзенә шөһрәт, данлыклы исем китергән.

Таҗи Гыйззәт биографиясенең берничә сәхифәсе Алабуга шәһәре белән бәйле. 1925 елның сентябрендә хатыны, ике баласы белән Таҗи Гыйззәт Алабугага килеп төшә. Ул Алабуга педагогия техникумына хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшкә урнаша. Т.Гыйззәт тиз арада комсомол һәм профсоюз җитәкчеләре белән бәйләнешкә кереп, яңа тәртипләр урнаштыра. Егетләр һәм кызлар торакларына берәр җаваплы студент билгели. Аның инициативасы белән һәрбер кыз берәр студент егеткә шефлык итәргә, аның тегү-ямауларын, чиста-пөхтәлеген, тәртипләрен күзәтергә тиеш була.

Озак та үтми, техникум эшләрен җайга салгач, өметле студентларны җыеп, түгәрәк оештырып җибәрә. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәре  буенча әзерлек башлана. Студентлар арасында рольләрне яхшы уйнаучылар да табыла. Техникумның төп корпусында репетицияләрне Таҗи Гыйззәт үзе алып бара. Студентлар аның күп рольләрне ятттан белүенә, җырга булган сәләтенә сокланалар. Студентлар өчен театр уены әле яңа, таныш түгел, шуның өчен дә Таҗи Гыйззәткә күп көч куярга туры килә: рольләрне башкарганда үз-үзләрен тотышына, бер-берсенә мөнәсәбәтләре, тавыш-интонация ясау. Сәхнәгә чыгу манералары аеруча кыен бирелә, әле оялу хисе дә өстәлә. Таҗи Гыйззәткә  күп түземлек һәм сабырлык кирәк була. Октябрь урталарында  “Сүнгән йолдызлар” спектакле сәхнәгә  куела.  “Сүнгән йолдызлар”ның  аягы җиңел була, яшьләрдә театр кую дәрте үскәннән-үсә, яңадан-яңа сәләтләр калкып чыга. М.Фәйзи, К. Тинчурин, Г. Камал һәм башка драматургларның әсәрләре куела. Таҗи Гыйззәт техникумда гына эшләп калмый, кантон, хәтта өяз күләмендә тиз таныла. Шәһәр кешеләре белән аралашып, бик тиз үз кешегә әйләнә.

Алабугага килүенә озак та үтми, техникум эәләрен тәртипкә салып, Таҗи Гыйззәт шәһәр кешеләрен һәм “Сүнгән йолдызлар” ны уйнаган өметле яшьләрне сынагач, шәһәр театры ачу турында уйланып йөри. Әсәр табу проблема түгел. “Талир тәңкә” язылган, “Наемщик» хәтта Сембердә уйналып зур сынау үткән. Җитәкче оешмаларда “Наемщик”ны кую, гомумән, татар театры эшен башлап җибәрү уңай хәл ителә. Өметле яшьләр җыелып әсәрне укыйлар, яраталар, Бик зур дәрт белән техникум сәхнәсендә репетеция эшләре башлана. Яшьләр белән беррәттән техникум укытучылар да спектакльдә катнаша. 1925 елның кышында шәһәр урамнарында афишалар күренә башлый. Спектакль техникумнан пристаньга таба бер квартал ераклыкта булган таш йортта куела. Таҗи үзе Батырҗан ролендә сәхнәгә чыккач, халык гөрләп каршы ала. Уйнаучыларны да зур алкышларга күмәләр.

Алабугада булган изге эшләре турында хәбәрләр якын-тирә шәһәрләргә, авылларга барып ирешә. Т Гыйззәткә кантон мәгарифе, канткомолга театрны чакырып язылган үтенеч кәгазьләре килә башлый.

1926 елда Таҗи Гыйззәт труппасын җыеп Богдюг, Чаллы якларына  гастрольгә чыгып китә. Шәһәр һәм авылларда спектакльләр зур  кызыксыну белән үтә.Шулай итеп, Таҗи Гыйззәт Алабуга кантонында театр сәнгатенә нигез салучы, ә аның “Наемщик” драмасы сәхнә тарихын башлап җибәрүче дип әйтергә кирәк.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 елга багышлап “Таҗи Гыйззәт – Алабуга  театрына нигез салучы” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Китапханәче Раушания Вәлиева Алабуга медицина көллиятенең 1 нче курс  студентларын Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның Алабугадагы эшчәнлеге белән таныштырды. Студентлар Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар” һәм “Кыю кызлар” драмалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр карадылар. Таҗи Гыйззәт сүзләренә композитор Салих Сәйдәшев иҗат иткән “Әдрән диңгез” җырын тыңладылар. Кичә бик күңелле үтте. Шулай ук Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе оештырылды. Таҗи Гыйззәтнең иҗаты белән кызыксынган укучыларыбызны татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә көтеп калабыз.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=849

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=850

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=848

 

Просмотров: 445 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru