Суббота, 27.04.2024, 21:34
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Май 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Май » 31 » Татар Сабантуйлы халык
11:02
Татар Сабантуйлы халык

Хөрмәтле укучылар!

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге  сезне татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйга багышланган “Татар Сабантуйлы халык” дип аталган китап күргәзмәсе белән танышырга чакыра. Сабантуй – татар халкының борынгы бәйрәме. Аны баштарак авыллар, йә берничә авыл җыелып, язгы чәчүгә төшкәнче үткәргәннәр. Егерменче гасырда Сабантуйны язгы кыр эшләре беткәч уздыру традициягә кергән. Сабантуйның төп вакыйгасы булып көрәш һәм ат чабышлары тора. Безнең күргәзмәдә  Сабантуеның тарихи үзенчәлекләре, аның үсеше һәм камилләшүе, хәзерге торышы , бәйрәмнең тәрбияви ролен чагылдырган китаплар урын алган. Татар халкының милли бәйрәме турында тулырак мәгъүмат алу өчен сезне китапханәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!

Просмотров: 229 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru