Пятница, 26.04.2024, 11:40
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Март 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Март » 17 » Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре”
16:11
Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре”

       17 март көнне Алабуга шәһәренең “1 нче гимназия” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә  Фазыл Шәехка багышланган “Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә регионның тарихи-мәдәни мирасын куллану” дип исемләнгән регион фәнни-гамәли конференция булып узды. Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре” дип аталган күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәнең бер өлешен Фазыл Шәехның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган китап һәм журнал материаллары алып торды. Икенче бүлек “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары: Гөлзадә Әхтәмова, Кадрия Наил, Дибәҗә Каюмова, Саймә Гыйльметдинова, Владимир Мироваев, Тәслимә Кәримова, Гарәфи Әгъләмов һәм башка   җирле язучылар һәм шагыйьләргә багышланды. Китап күргәзмәсен Алабуга,  Әгерҗе, Мамадыш, Түбән Кама районынаннан килгән  мөгаллимнәр һәм укучылар бик кызыксынып карады.  Конференциядә  Яр Чаллы социаль- педагогия һәм ресурслар институты профессоры, әдәбият гамиле Әнвәр Мәгъдәнурович Шәрипов, Казан федераль университетының Алабуга институты доценты Фәридә Имаметдиновна Габидуллина , Фазыл Шәехның кызы  Гөлфия Фазыловна катнашты. Аларга  да китап күргәзмәсе бик ошады.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1475

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1476

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1478

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1477

Просмотров: 336 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru