Пятница, 03.05.2024, 16:07
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2014 » Февраль » 24 » «Туган телем – иркә гөлем”
14:31
«Туган телем – иркә гөлем”
 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Ни өчен соң 21 февраль көнне без туган тел көне дип билгеләп үтәбез? Бу вакыйга Пакистанда 1952 елның 21 февралендә була. Бангладеш теленә дәүләт теле статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент утерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан, 1999 нчы елның 21 февралендә Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.
 Туган тел. Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган "әни”, "әти”, "әби”, "бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Без татарлар! Безнең туган телебез татар теле, әби-бабайларыбыз сөйләшкән, әти-әниләребез бишек җырлары җырлаган, әкиятләр сөйләгән.
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә туган тел көненә багышланган дәрес-викторина булды. Әлеге чарада 4 нче гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар татар теленең үзенчәлеге, матурлыгы турында шигырьләр сөйләделәр. Татар халык иҗаты белән таныштылар. Мәкальләр һәм әйтемнәр әйтештеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Кичә ахырында викторина сорауларына җавап бирделәр. Призлар алып сөенделәр. Вәлиева Р. Китапханәче.
 
 
 
Просмотров: 536 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru