Вторник, 07.05.2024, 22:13
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Апрель 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2016 » Апрель » 25 » Тукай дөнья буйлап атлый
12:50
Тукай дөнья буйлап атлый

    Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай язгы ташулар вакытынла дөньяга килеп, беренче тургайлар сайраган вакытта мәңгелеккә күчә. Арада нибары 27 ел. Кыскалыгын кыска да бит, ләкин шул вакыт аралыгында бөтен татар дөньясы аны үзенең улы дип таныды. Тукай  27 ел гомеренең 8 елын иҗатка багышлый. Шул  сигез ел эчендә ул ун меңнән артын шигъри юл, ягъни 400 дән артык шигырь, 9 поэма һәм 50 биткә якын проза әсәре язып калдыра.

  22 апрель “Китапханәләр төне” кысаларында Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Тукай дөнья буйлап атлый” дип аталган кичә узды. Кичәдә Алабуга картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Китапханәче Раушания Вәлиева аларга  Тукайның мәхәббәте турында сөйләде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, Тукайның китапларын үз кулларын алып хозурландылар. Г.Тукай шигырьләрен тыңладылар. Кичә азагында”Тик икәү без: Уй да мин...” дип аталган шигъри спектакль карадылар. 

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1707

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1708

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=1709

Просмотров: 263 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru