20 октябрь көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шагыйрә Саҗидә сөләйманова тууына 90 елга багышланган “Җырлап үтик еллар аркылы...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Китапханәче Раушания Вәлиева Алабуга медицина көллияте студентларын Саҗидә Сөләйманованың тормыш һәм иҗаты белән таныштырды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары Саляхова Тамчыгөл, Кариева Гөлчәчәк, Шакирзянова Гөлназ, Тимерова Алисә Саҗидә Сөләйманованың төрле елларда, төрле темага язылган шигырьләрен яттан укыдылар. Кичә барышында Саҗидә сөләйманова сүзләренә язылган “Гүзәлия”, “Оренбург яшьләр җыры”,”Урсал тауда” җырлары яңгырады. Кичә күңелле узды.
http://elbibl.at.ua/photo/?photo=2560
http://elbibl.at.ua/photo/?photo=2559
|