Пятница, 17.05.2024, 10:15
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категория разделов
Электронный каталог [0]
Мои статьи [47]
Структура ЦБС [7]
Электронная картотека статей [0]
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » Статьи » Мои статьи

Яңа китап – сөенеч.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шушы көннәрдә тагын тулыландырылды. 100 дән артык китап китап киштәләрендә үз урыннарын алды. Ул китапларны без китап киштәләрендә генә түгел , ә укучыларыбызның уку  өстәлләрендә күрергә телибез.  Берничәсе белән мин сезне таныштырып китәргә телим.

  1. "Милләт аналары”- тарихи-документаль һәм биографик җыентык. Бу басмада татар җәмгыятендә туган җәдитчелек идеологиясе нигезендә XIX-XX гасыр кисешендә хатын-кыз иреге өчен аяусыз көрәш башлаган , татар милләте үсешенә зур өлеш керткән берничә хатын-кызның тормыш юллары һәм эш-гамәлләре хакында сүз бара. XX гасырның беренче  чирегендә татар җәмәгатьчелеге тормышында хатын-кыз мәсьәләсенең алгы планга чыгуы карала, хатын-кызлар хәрәкәтенең формалашуы сурәтләнә. Кемнәр соң ул хатын-кызлар? Акчуриннар нәселе хатын-кызлары: Зөһрә Акчурина-Гаспринская, Мәхбүбҗәмал Акчурина, Хәдичә туташ Акчурина; Маһруй Мозаффария, Мөхлисә Бубый, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Сара Шакулова, Фатыймаи-Фәридә.Китапның авторы Альта Мәхмүтова.

  2. "40 татар”- татар халкының күренекле кырык шәхесенең биографиясен туплаган китап өч телдә дөнья күрде. Укучыларыбыз Йосыф Акчура, Батырша, Солтан Габәши, Исмәгыйль Гаспринский, Дәрдемәнд, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм башка шәхесләребез белән тулырак таныша ала.

  3. Фәүзия Бәйрәмова "Батырша явы”. Батырша хәзрәт – унсигезенче гасыр уртасында татар халкын милли азатлык көрәшенә күтәргән, империягә, басып алучыларга каршы җиһад игълан иткән, Россияне тетрәткән һәм чигенергә мәҗбүр иткән татар мулласы, милли каһарман ул. Бу китапта Батырша явының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре ачык бәян ителә.

  4. Фәнис Яруллин "Хәтер төпләрендә утлы күмер”. 2013 елның җәендә язучы һәм шагыйрь Фәнис Яруллинның көндәлекләре китап булып басылып чыкты. Киң катлам укучыларга тәкъдим ителә торган бу китапка авторның аерым шәхесләргә, тормышка, дөньяда барган вакыйгаларга карата үз кичерешләрен, үз уй-фикерләрен чагылдырган көндәлекләре тупланган. Әлеге китапны ул үзе әзерләп,  кереш сүзен дә язып калдырган.

  5. Рафаил Төхфәтуллин "Минем җаным китапларымда”. Рафаил Төхфәтуллин – татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык үз геройларын тудырган талантлы каләм ияләренең берсе. "Минем җаным китапларымда” җыентыгында әдипнең дөньяга карашын, күңел ярсуларын, хыял-өметләрен чагылдырган автобиографик язмалар белән бергә аның якыннары, дуслары, каләмдәшләре кулы белән язылган тәнкыйди мәкаләләр, хатирәләр, хатлар да тупланган.

  6. "Равил Фәйзуллин: шәхес,иҗат, заман.”Җыентыкка Татарстан Республикасының халык шагыйре Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның тууына 70 яшь уңаеннан үткәрелгән конференция материаллары тупланып бирелә. Аларда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы,башка әдәбиятлар  белән бәйләнеш мәсьәләләре, әсәрләренең идея-эстетик үзенчәлекләре аларны башка телләргә тәрҗемәләре тикшерелә.

    Шулай ук  язучы Мөсәгыйт  Хәбибуллинның 5 томлык, Марсель Галиевның 6 томлык, Габдрахман Әпсәләмовның 5 томлык "Сайланма әсәрләр”е, Факил Сафинның "Гөлҗиһан”,Зифа Кадырованың "Бәхеткә юл кайдан”, Гөлсинә Галимуллинаның "Күгәрчен оя корганда” исемле яңа әсәрләре дә китапханәгә кайтты. Авторлар әлеге әсәрләрдә олы мәхәббәткә тугры калган, язмыш әзерләгән авырлыкларны акыл һәм сабырлык белән кичерә белүче образлар аша яшәү серләре турында уйланырга дәшәләр. Һәр китап үзенең укучысын табар дигән өмет белән сезне үзебезнең китапханәдә көтеп калабыз.Рәхим итегез!

                                                                                  Раушания Вәлиева-Китапханәче.



Источник: http://elbibl.at.ua/photo?photo=176
Категория: Мои статьи | Добавил: Valentina (25.03.2014)
Просмотров: 1169 | Комментарии: 1 | Теги: Новые книги, елабуга. библиотека | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru