Мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип, фольклорчы һәм энциклопедик галим Каюм Насыйрины татарлар арасында белмәгән кеше юк. Аның татарларга-рус телен, русларга татар телен өйрәтү буенча карашлары, сүзлекләре, төрле фәннәр буенча күпсанлы дәреслекләре, гыйльми хезмәтләре бүгенге заман укчысында да зур кызыксыну уята. Этнография, педагогика һәм методика, астрономия, арифметика, география, физиология һәм башка бик күп фәнни белем нигезләрен туган телдә аңлатуы, татар яшьләре арасында тормыш өчен кирәкле булган белемнәрне (иген игү, аш-су серләре, зәркән эшләре) таратуда күп көч куюы белән аның эшчәнлегенең әһәмиятен тагын да арттыра. К.Насыйри шулай ук олыларның белемнәрен киңәйтү эшенә күп хезмәт куйган шәхес. Галимнең календарьлары татарлар арасында иң күп укыла торган һәм иң кирәкле, файдалы басмаларның берсе була.Әлеге календарьлар 24 ел дәвамында чыгып килә.Билгеле булганча,
К. Насыйри үзе мәктәпләр оештырып, татар балаларына белем бирә. Аның янына татар зыялылары, татар авылларыннан килгән муллалар да кереп, үзләренә кирәк мәгълүмат алганнар.Күбесенчә медицинага караган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. “Аерым авыруларны ничек дәваларга кирәклек турында ул авыл табиблары белмәгән нәрсәләрне белә һәм шул турыда бик күп киңәшләр бирә иде. Күбрәк үләннәр белән дәвалау кирәклек турында сөйли иде”,- дип искә ала М.Бәхтияров остазы турында.
Әдип буларак К.Насыйри хикәяләр, новеллалар язу белән шөгыльләнә. Балалар өчен мавыктыргыч, гыйбрәтле әкиятләр иҗат итә.
К.Насыйриның тууына 190 ел уңаеннан Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Кояшка тиңләрлек гомер” исемле мәгълүмат сәгате уздырды. Алабуга шәһәренең 2 нче гимназия укучылары Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар, “Салам Тархан” һәм “Үги кыз”, “Гөлнәзек” әкиятләрен искә төшереп сөйләп үттеләр. Фольклорчы буларак К.Насыйри җыйган мәсәлләрен, мәкальләр һәм әйтемнәрен тыңладылар, табышмакларына җавап эзләделәр. Соңнан Каюм Насыйри иҗатына багышланган фильм карадылар.
Каюм Насыйри гомере буе үзе дә белемен арттырган, соңгы мизгелләренә кадәр иң кадерле байлыгыннан – китапларыннан аерылмаган, гыйлем алуның чиксезлеген расларга теләгән. Без дә укучыларда гыйлем алуга, тырышып укырга теләк тудырганбыздыр дип ышанып калабыз.
Вәлиева Раушания,
китапханәче.
|