Пятница, 03.05.2024, 00:22
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категория разделов
Электронный каталог [0]
Мои статьи [47]
Структура ЦБС [7]
Электронная картотека статей [0]
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » Статьи » Мои статьи

Шәмсия Җиһангировага 65 яшь.

Шәмсия Җиһангировага 65 яшь.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат.

Якты моңнар иясе.

    Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә Шәмсия Җиһангировага 65 яшь.

   Шәмсия Җиһангирова 1951 елны Мөслим районында дөньяга килә. Ул “Төсле моң, “Балачак кая илтә”, “Җирсү, “Илаһият” исемле шигырь җыентыклары, “Яшел гармун, “ Мәхәббәт бизмәне” исемле повесть һәм хикәяләр авторы.

   Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен укымаган кеше сирәктер. Аның шигырьләре йөгерек тел белән язылган. Бәлки, шуңа күрәдер дә композиторларыбыз Шәмсия Җиһангирова иҗатына еш мөрәҗәгать итәләр. Җырлары камил эшләнеше белән генә түгел, тематик яктан да отышлы. Шул сәбәпледер – бик күп шигырьләре көйгә салынган. Әнвәр Бакиров, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов, Луиза Батыр-Болгари, Резедә Әхиярова, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка композиторларыбыз аның шигырьләренә берсеннән-берсе матуррак җырлар иҗат итте һәм итәләр. Габделфәт Сафин башкаруында “Ак күлмәгем” җыры Шәмсия Җиһангированы елның иң популяр шагыйрәсе итеп танытты.

   Шәмсия Җиһангирова, нигездә, мәхәббәт турында яза. Хатын-кыз иҗатчыларның ул темага еш мөрәҗәгать итүенә гаҗәпләнмәскә кирәктер. Чөнки хатын-кыз йөрәге күңел тибрәнешләренә сизгеррәк: елмаюлы карашын да, иркә сүзне дә, кимсетү-кыерсытуны да, хыянәт-алдашуны да нечкәрәк тоемлый. Хисләре ихластан ташып чыга, шуңа күрә сүзләре дә ир кешеләрнекенә караганда ышандырырлык яңгырый. Мәхәббәт дигәндә – бу төшенчәне киңрәк мәгънәдә аңларга кирәктер. Аның шигырьләрендә, җырларында ул сөю хисе гүзәл табигатьле Мөслим тарафларына, туган авылы Баекка, бәбкәләр куып йөргән Сарашлы су буйларына, газизләрдән- газиз әнкәсенә, йөрәк парәләре булган балаларына, дусларына, танышларына да юнәлтелгән.

   Шәмсия Җиһангирова шагыйрә генә түгел, прозаик та.”Яшел гармун” повесте – уйланып укырлык, гыйбрәт алырлык әсәр.

     Эзләнүдән, иҗат дәрте белән янудан туктап тормый Шәмсия Җиһангирова. Әле аның балалар өчен язылган, һәрберсе үзенә күрә бер сер сандыгын хәтерләткән матур-матур шигырьләре бар. Шуның өстенә ул Татарстан радиосына редактор буларак та тыңлаучы күңеленә үз сукмагын салды; бәйрәм булырдай тапшырулар бүләк итте.

      Шәмсия Җиһангирова – бәхетле шагыйрә. Шигырь китаплары укыла, җырлары һәр татар йортында яңгырап тора. Аңа әдәбият һәм сәнгатьтә озын-озак гомер телибез.

       Шәмсия Җиһангированың тормыш юлы һәи иҗаты белән кызыксынган укучыларыбызны Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә көтеп калабыз.

Раушания Вәлиева, китапханәче

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Valentina (09.03.2016) | Автор: Валеева Р.
Просмотров: 1518 | Комментарии: 7 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru