Суббота, 04.05.2024, 13:12
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2013 » Сентябрь » 9 » Абдулла Алиш – 105 ел.
12:20
Абдулла Алиш – 105 ел.

 

Абдулла Алиш – 105 ел.

Батыр көрәшче, талантлы язучы.



15 сентябрьдә балаларның яраткан  язучысы Абдулла Алиш тууына 105 ел тула. Алиш  элекке Казан губернасының Спас өязе Көек авылында урта хәлле крестиян гаиләсендә дөньяга килә.

  Абдулла Алиш искиткеч эшлекле, энергияле, тәвәккәл кеше булган.Дөрес, аның бу сыйфатлары күзгә бәрелеп тормаган.Әмма якын иптәшләре аның тышкы тыйнаклык астында яшеренгән бу сыйфатларын яхшы белгәннәр. Кечкенәдән үк бик актив була: стена газетасы чыгаруда катнаша,комсомол бюросына сайлана, отряд вожатые булып эшли.

Абдулла кечкенәдән үк Тукай иҗаты белән кызыксына, Тукай шигырьләрен яттан укый. Казанга килгәч, ул Такташ иҗаты белән таныша һәм аның шигырьләренә гашыйк була. Тукай һәм Такташ  иҗатына кызыгып үзе дә яза башлый. Алиш бик мавыгучан кеше була.Әдәби жанрларның ул тотынып карамаганы юк диярлек. Повесть, әкият, пьеса, очерк, шигырь – ул барысын да илһамланып яза. Ләкин, барыннан да бигрәк, ул балаларны  яраткан. Шуңа күрәдер аның иң әйбәт әсәрләре – балалар өчен язылган  хикәяләре һәм әкиятләре. Утызынчы еллар уртасында Алиш әдәбиятка ныклап кереп китә һәм иң популяр балалар язучысына әверелә. Аның бер-бер артлы чыккан "Дулкыннар”. "Ант”. "Илгиз белән икебез”, "Минем абыем” исемле китапларын укучылар хуплап кабул итә. Ә 1941 елда сугыш башланыр алдыннан гына, фашизмга каршы көрәш темасын күтәргән "Кечкенә тоткын” пьесасы чыга. Аны язганда Алиш берничә айдан үзе дә фашист тоткынлыгына эләгәчәген башына китермәгән.

   Абдулла Алиш сугышкача әдәбиятта нибары 12 ел эшләп кала. Аның "Капкорсак патша” , "Чуар тавык”, "Нечкәбил”, "Сертотмас үрдәк”, "Каз белән аккош”, "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” һәм башка әкиятләре татар әдәбиятының классик хәзинәсенә әверелде. Ел саен нәниләр өчен төсле китаплар басылып чыга,  рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

    Абдулла Алиш язучы гына түгел, ә батыр көрәшче дә. Муса Җәлил белән иңгә-иң торган, фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган унбер батыр арасында Алиш аерым урын биләп тора. Аны җәлилчеләр "Мусаның уң канаты” дип йөрткәннәр. Алишның тоткынлыктагы героик көрәше һәм тормышы хакында хәзер инде шактый бай мәгълүмат тупланды.



   Абдулла Алишның томышы һәм батырлыгы турында күбрәк һәм тулырак мәгълүмат аласы  килгән укучыларны үзәк китапханәнең татар һә туган як турындагы әдәбият бүлегендә көтеп калабыз. "Алиш- язучы да, батыр да” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә сез Алишны язучы буларак та, батыр көрәшче буларак та танытучы китаплар, журнал сәхифәләре белән дә таныша аласыз. Килегез, укыгыз!
Просмотров: 1135 | Добавил: Valentina | Теги: татарсткая литература, библиотека, елабуга, алиш, книжная выставка | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru