Абдулла Алиш – 105 ел.
Батыр көрәшче, талантлы язучы.
15 сентябрьдә балаларның яраткан язучысы Абдулла Алиш тууына 105 ел тула. Алиш элекке Казан губернасының Спас өязе Көек авылында урта хәлле крестиян гаиләсендә дөньяга килә.
Абдулла Алиш искиткеч эшлекле, энергияле, тәвәккәл кеше булган.Дөрес, аның бу сыйфатлары күзгә бәрелеп тормаган.Әмма якын иптәшләре аның тышкы тыйнаклык астында яшеренгән бу сыйфатларын яхшы белгәннәр. Кечкенәдән үк бик актив була: стена газетасы чыгаруда катнаша,комсомол бюросына сайлана, отряд вожатые булып эшли.
Абдулла кечкенәдән үк Тукай иҗаты белән кызыксына, Тукай шигырьләрен яттан укый. Казанга килгәч, ул Такташ иҗаты белән таныша һәм аның шигырьләренә гашыйк була. Тукай һәм Такташ иҗатына кызыгып үзе дә яза башлый. Алиш бик мавыгучан кеше була.Әдәби жанрларның ул тотынып карамаганы юк диярлек
...
Читать дальше »