Четверг, 02.05.2024, 08:37
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2014 » Октябрь » 23 » Гомер агышлары
13:44
Гомер агышлары

 

     Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Мәдәният елы уңаеннан  “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, композитор, 400дән артык җыр авторы, автор- башкаручы, баянчы, Алабуга мәдәният сараенда эшләп килүче “Ак каз” керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе Владимир Алексеевич Мироваев белән очрашу кичәсе оештырды.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=286

    Кичәдә Владимир Алексеевичның тормыш иптәше Гөлчәчәк Галиахметовна, кызлары Диләрә катнашты. Владимир Алексеевич үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, баянда уйнап җырлары белән тамашачыларны сөендерде. Гөлчәчәк ханым белән Диләрә дә җыр бүләк иттеләр. “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсеннән шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова, Фәридә Нургалиевна Хәбибрахманова, Фасил Әхмәтов чыгыш ясап, Владимир Мироваевка иҗади уңышлар теләделәр. Кичәне Мироваевлар гаилә җыры белән тәмамлады.  Очрашуда Алабуга медицина колледжы , Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары, 2нче гимназия укучылары, шәһәр кунаклары, “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газетасы, шәһәр телевидение корреспондентлары   катнашты. Кичәне китапханәче Раушания Вәлиева алып барды.

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=288

http://elbibl.at.ua/photo/?photo=287

Просмотров: 352 | Добавил: Valentina | Теги: библиотека, елабуга, творческий вечер, мироваевы | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru