Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Мәдәният елы уңаеннан “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, композитор, 400дән артык җыр авторы, автор- башкаручы, баянчы, Алабуга мәдәният сараенда эшләп килүче “Ак каз” керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе Владимир Алексеевич Мироваев белән очрашу кичәсе оештырды.
http://elbibl.at.ua/photo/?photo=286
Кичәдә Владимир Алексеевичның тормыш иптәше Гөлчәчәк Галиахметовна, кызлары Диләрә катнашты. Владимир Алексеевич үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, баянда уйнап җырлары белән тамашачыларны сөендерде. Гөлчәчәк ханым белән Диләрә дә җыр бүләк иттеләр. “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсеннән шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова, Фәридә Нургалиевна Хәбибрахманова, Фасил Әхмәтов чыгыш ясап, Владимир Мироваевка иҗади уңышлар теләделәр. Кичәне М
...
Читать дальше »