Табигать анабызны саклыйк! 2013 ел Республикабыз Президенты Указы нигезендә "Татарстанда экологик культура һәм әйләнә - тирә мохитне саклау елы” дип игълан ителде.
Табигать – безнең уртак йортыбыз дип тиккә генә әйтелмидер. Кеше табигатьтән башка яши алмый, табигать кешенең яшәү чыганагы. Кешеләр гомер-гомергә тирә-як мохит белән тыгыз элемтәдә торган, табигать кочагында яшәгән. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Шуның өчен дә бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора.Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды.Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында.Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү , аны саклау безнең төп бурычыбыз.
Шул максатны күздә тотып без – Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре ел башында ук "Табигать анабызны саклыйк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдык. Әлеге күргәзмәдә Татарстанның һәм шулай ук Алабуга шәһәренең экологиясенә кагылышлы китап һәм журнал материаллар урын алды. Татарстанның табигате бик матур. Татарстан буйлап Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага. Ул яшел болыннарга ,балыклы күлләргә, тәмле сулы салкын чишмәләргә бай. Күргәзмәдә күрсәтелгән Ф.Гарипованың "Елгалар дөньясына сәяхәт” китабы, Әминә Мөхәмәтҗанованың Чишмәләр сере”,Гөлфия Габитованың "Улаклы Чишмәләр тәме” дигән мәкаләре менә шундый елгалар һәм чишмәләр турында.
Урманнар- республиканың зур байлыгы. А.Г.Гаяновның "Леса и лесное хозяйство Республики Татарстан” дигән китабында урманнарның бүгенге халәтенә характеристика бирелә һәм урманнарны саклау буенча эш планы күрсәтелә. Урманнардагы кошлар һәм хайваннар дөньясына кагылышлы китаплар да күргәзмәдә урын алган. Ә инде сирәк очрый торган кошлар, хайваннар , җәнлекләр, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап – рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый. Аларны саклау өчен милли парклар оеша. Татарстанда "Түбән Кама” милли паркы 1991 елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан. "Түбән Кама” милли паркының табигатен, мәһабәт имәннәрен, изге чишмәләрен И.И.Шишкин үзенең картиналарында тасвирлаган. Боларның барасын да күргәзмәнең " Туган як табигате сукмаклары” дип аталган бүлектән табып укый аласыз.
"Табигатьтән илһам алып” дигән бүлектә Туган җиребезгә , әйләнә-тирә мохиткә карата булган кайнар мәхәббәт хисләрен үзләренең иҗат җимешләрендә күрсәткән язучыларның әсәрләре белән таныша аласыз. Әлеге күргәзмәдә Г.Тукай, Г. Бәширов, С.Рәмиев, Г. Хәсәнов , М.Рәфыйков, Р. Мәннан, М.Маликова һ.б бик күп язучыларның әсәрләре куелды.
"Табигать анабызны саклыйк” китап һәм журнал күргәзмәсе укучыларда зур кызыксыну уятты. Ә кем әле безнең күргәзмәне күрмәгән аларны үзебезнең китапханәдә көтеп калабыз .
|