Суббота, 04.05.2024, 20:09
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Наш опрос
Зачем вам нужна библиотека?
Всего ответов: 108
МБУ ЦБС г.Елабуга
Главная » 2014 » Август » 18 » “Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт”
16:21
“Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт”

Үзәк китапханәнең  татар һәм туган як  турындагы әдәбият   бүлегендә Татарстан Республикасының туган көненә багышлап “Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

    Татарстан Республикасында бүгенге көндә 43 административ район,  20 шәһәр,  шуларның 11-е республика карамагындагы шәһәр һәм 22 шәһәр тибындагы бистә бар. Республика карамагындагы шәһәрләр:Казан, Алабуга, Лениногорск, Яшел Үзән, Зәй, Азнакай, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама һәм Бөгелмә.

   Республиканың иң зур шәһәре, башкаласы – Казан. Казан республиканың иң зур икътисад, фән һәм мәдәният үзәге.

   Яр Чаллы шәһәре халык саны буенча Казаннан соң икенче урынга чыкты. Чаллы – машина төзүчеләр шәһәре. Үзенең “КамАЗ”лары белән бөтен дөньяда дан тота.

   Алабуга автомобильләр заводы, аерым икътисадый  зона белән аерылып тора. Алабуга – Кама буеның мәдәни үзәге.

   Әлмәт шәһәрен Татарстанның нефть ягы башкаласы дип йөртәләр.

Түбән Кама шәһәре республиканың нефть химиясе сәнәгате үзәге.

Әлеге һәм башка Татарстан шәһәрләре турында тулырак мәгълүмат аласыгыз килсә   Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенә рәхим итегез!

Просмотров: 738 | Добавил: Valentina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
423600  г. Елабуга, Казанская 15 7-83-26 e-mail: biblelab@rambler.ru