Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Татарстан Республикасының туган көненә багышлап “Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасында бүгенге көндә 43 административ район, 20 шәһәр, шуларның 11-е республика карамагындагы шәһәр һәм 22 шәһәр тибындагы бистә бар. Республика карамагындагы шәһәрләр:Казан, Алабуга, Лениногорск, Яшел Үзән, Зәй, Азнакай, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама һәм Бөгелмә.
Республиканың иң зур шәһәре, башкаласы – Казан. Казан республиканың иң зур икътисад, фән һәм мәдәният үзәге.
Яр Чаллы шәһәре халык саны буенча Казаннан соң икенче урынга чыкты. Чаллы – машина төзүчеләр шәһәре. Үзенең “КамАЗ”лары белән бөтен дөньяда дан тота.
Алабуга автомобильләр заводы, аерым икътисадый зона белән аерылып тора. Алабуга – Кам
...
Читать дальше »