Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының башка милләт әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте. Татар шагыйрьләрен һәрҗирдә: рядовой солдат арасында, команда составында, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газетасы редакциясендә очратырга мөмкин иде. Алар фронт газеталарының иң актив хезмәткәрләре булды.
Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле шигъри авазларның берсе булды. Татар поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмас поэтик җәүһәрләре калды.
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Утлы еллар поэзиясе” дип аталган күргәзмә оештырылды һәм 2нче татар гимназиясе укучылары өчен батырлык сәгате уздырылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан күп кенә шагыйрьләребезне мәктәп программасы буенча да укып беләбез. Алар: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян. Ә без укучыларга таныш булмаган шагыйрьләр: Хәбра Рахман, Мифтах Вәдүт, Исхак Закир, Хәйретдин Мөҗәй турында тулырак сөйләдек. Аларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Аларның шигырьләре укылды. Батырлык сәгатен китапханәче Вәлиева Раушания алып барды.
http://elbibl.at.ua/photo?photo=277
|