19 нчы февральдә балалар китапханәсе 3-нче филиалда “Шигырь сөйлим үз телемдә”-дип исемләнгән чара узды.Чараны тел турында әңгәмә белән китапханәче башлап җибәрде. Укучыларга “Иң тәмле тел- туган тел” дип исемләнгән викторина тәкъдим ителде. Чараның икенче өлешендә балалар башкаруында рус,татар,мари,азербайджан һ.б. телләрдә шигырьләр һәм җырлар яңгырады.Татар халык биюе күрсәтелде.Укучылар “Көчле дә ул,бай да ,ягымлы да” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Чара төрле халыкларның милли уеннары белән тәмамланды. Кичә ахырында укучылар кечкенә бүләкләр белән һәм диплом белән бүләкләнделәр.
http://elbibl.at.ua/photo/?photo=394
http://elbibl.at.ua/photo/?photo=393
http://elbibl.at.ua/photo/?photo=392