21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бөек Татар теле, Анам теле. Кемнәр генә сиңа сокланмаган да, кемнәр генә мактау җырлары җырламаган?. Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Бала тугач та ана телен ишетә. Шуңа күрә дә халкыбыз туган тел турында “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел” дип әйткәннәрдер. Ана теле аша үзләштергән белем һәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – Туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Туган тел һәркем өчен газиз сүз.Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.Туган-үскән ил-җ
...
Читать дальше »